
Фәнис Яруллин "Ана чәчәкләр китерә"
Һәр якшәмбе көн бу әби больницага чәчәкләр китерә. Аны инде сестралар да таный һәм күргән саен йөрәкләре әрнеп, ни әйтергә дә белми калалар. Ул китергән чәчәкләргә карап, Ринат шатлана алмый шул хәзер – инде мәңгегә күзен йомды... Кулына букет тотып, сестра килеп керде һәм вазадагы шиңгән чәчәкләрне яңалары белән алыштырды. Дару исләрен басып, палатага чапкан печән исе, каен җиләге исе таралды. Ринат, кызларның чәченнән сыйпагандай, йомшак кына итеп хәлсез бармакларын чәчәкләрнең нәфис таҗларына тидереп алды.
41
0