
16 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Зифа Кадырова Яраларың белән яратырмын
Гомерлеккә баласыз каласың киләме? Бир ул әйберләрен үзенә кире, хатынына сакласын. – Асия авызын ачып тора бирде, алар бит дуслар. – Ни үзенә, ни кешегә... – диде дә Галим, бәргәләнеп чыгып китте , Асия ул чакта аны аңлап бетерә алмады. Сабантуй да җитте, барысы да үз авылларына кайтып киттеләр. Рифат алар авылына килергә вәгъдә итеп калды. Тик ...ул килмәде. Мәйдан кыза, халык сабан туе карый. Галим дә кем беләндер йөри. Асия, кешеләр янына, барырга куркытып, читтәрәк булырга тырышты. Шулчак аның янына Галим килеп, текәлеп карап тора башлады. – Син үзеңне күрсәң читтән...Килмәдеме? Ярый, әйдә, икәү йөрибез. – Нишлим, әйт, нишлим?... – Чык миңа кияүгә, беленә башлаганчы. Беркайчан да рәнҗетмәм. – Асия авыз ачып катты да калды. – Ничек? – диде күзләрен шар ачып. – Шулай, син миңа һәрвакыт ошый идең. – Син нәрсә, Галим? Мин бит... – Шуңа әйтәм бит инде, кеше сизгәнче, дим, өйләнешик, бала да минеке булыр... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЗифаКадырова. #Яраларыңбеләняратырмын... #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
54
0