
Әдәби марафон 2025
✨15нче көн Тузганак Искә төшә үткәннәрем, Тузганаклар атканда. Бүләк иттең сары чәчәк, Өзелеп яратканга. Тузганак чәчәкләренең Гомерләре бик кыска. Язлар кебек үтә-китә, Оча, әверелеп кошка… Күңел көтә тузганаклар Чәчәк аткан мизгелне. Икәүләшеп йөргән сукмак Сары нурга төренде. Әйтсәләр дә, аңлата, дип, Сагышлану-көюне. Тузганаклар хәтерләтә Миңа ихлас сөюне. Тузганакның тузган чагы, Күңелемнең тулган чагы. Оча алар, бөтерелә Тагы, тагы, тагы, тагы. Чәчәкләре аның сары, Сөю утларына салды. Ярсып тибә йөрәк язда Тагы, тагы, тагы, тагы… Эльвира Әхмәтова "Үзең булып кал!" #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #КитапРадиосы
44
0