
Ләбиб Лерон "Көчегем"
Көчек алды әтием, Исем дә куштык: Тиен. — Һау-һау-һау! — дип Йөгереп килә, Койрыкларын болгый- болгый... Әй көчегем, Яратам сине! Тәти аның йөзләре, Янып тора күзләре... — Һау-һау-һау! — дип Йөгереп килә, Кочагыма сикереп менә... Әй көчегем, Яратам сине! Тиктормас ул, шаян ул, Шуклык алган каян ул? — Һау-һау-һау! — дип Йөгереп килә, Песи белән уйный бергә. Әй көчегем, Яратам сине!
42
0