
15 нче көн. Кар астында гөлләр бар
Тәрәзәдән төшкән иртәнге кояш нурлары өстәлдәге сулы стаканда уйный башлагач кына Айгөл күзләрен ачты. Ни гаҗәп, кичәге шиңгән роза чәчәгенә җан кергән: берни булмагандай, матур башын күтәреп, ачыла башлаган. Аңа карап, кыз берара уйланып ятты. Көтелмәгән бу күренешне яхшыга юрады... Ә урамнан, шәрыкъ тарихы шикелле озын, мондагы тау юллары кебек бормалы-урау, шул ук вакытта нәзакәтле һәм салмак, таштан-ташка сикереп агып яткан елга сыман өзек-өзек җыр ишетелде. Әйтерсең, җырчы кемгәдер еламсырап ялвара да, юата да... Нафталанда кояш тиз күтәрелә икән. Күк йөзе яп-якты. Иртәнге табигатьне җанландырып, ылыслы яшеллек арасында төрледән-төрле кошлар сайрый. Мәгърур кипарислар тирә-якның тынычлыгы сагында торган солдатларны хәтерләтә. Ара-тирә пальма, савыр агачлары да очрый. Апрель азагында бакча җиләге, төче чия җитешә икән. Бакудан Нафталанга очканда Айгөл бер ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтне гаҗәпсенеп күзәткән иде: хатын иренең иркә кызы ролендә кебек тоелды аңа. Ә баланы – кечкенәме ул, зурмы – ире карый: бала әтисе алдында утыра, ашый, йоклый. Түземле әти аны аэропорт залында күтәреп йөри, уйната. Бер сүз белән әйткәндә, социальләштерү, тирә-якны танып белү гел әти кеше өстендә, дип аңлады Айгөл. Базарда йөргәндә дә җирле халыкны кызыксынып күзәтте ул. Монда кара төскә өстенлек бирәләр икән. Өс киемен бик алыштырмыйлар диярлек: салкынча һавада – туңмыйлар, эсседә дә аларга кызу түгел кебек. Ни кызык, монда хатыннар авыр сумка күтәреп йөрми: аласы әйберен кулы белән ишәрәләп кенә күрсәтә дә, сатып алынган яшелчәне, җиләк-җимешне олы кәгазь пакетларга салып, ир заты машинага ташый. Кызык. Моны үз күзе белән күрмәсә, кеше әйтүенә ышанмас та иде. «Бездә хатын-кыз авыр сумка тотып туа кебек», – дип уйлады Айгөл. Ул иртәнге якта базардагы тандырда пешерелгән түгәрәк ипи – чүрек (азербайҗан телендә) белән чәй эчәргә ияләште. Өстенә май да яксаң, нәкъ авыл мичендә пешкән көлчә инде!
46
0