15 нче көн. Сынау

15 нче көн. Сынау

Икенче көнне эшеннән ял алды ул. Мәшәкатьләре бик күп иде, өйдә, балалары янында булды Фатыйх: балалар бакчасына юллама алуга иреште, улын медосмотр үткәреп, белешмәләр җыйды, кызларын карады, юатты. Бәхет кошының канатын гына тотып калган иргә яшәр өчен җайлашырга кирәк иде. Атналар, айлар үтә торды, Фатыйх өметләнеп көтсә дә, хатын кире кайтмады. Дүртенче яшендәге улы төннәрен елап әнисен таптыра. Төрлечә юатырга тырыша әтиләре: – Улым, елама, без бит ирләр, ә ирләр еламый, түзә, газап-михнәт турында кычкырып йөрми! Без бергә, үзебез дә булдырабыз, әйеме? – Кечесен балалар йортына бирмисеңме соң? Күршеләре улын балалар йортына тапшырырга үгетләп караса да, ул мондый киңәшне тыңларга да теләмәде. Йөрәк ярасын кешегә ачып салырга күнекмәгән ир тормыш авырлыгын кешегә күрсәтәме соң? Ә Әнвәрне балалар бакчасында калдырып эшкә китү Фатыйх өчен зур газап! Бала чытырдап аның муеныннан кочаклый да җибәрмичә елый. Тәрбиячеләр төрлечә юатып карыйлар, ят уенчыкларга да исе китми малайның. Озак интектеләр алар, күрше Разыя апалары ярдәм итәргә тырышты. Кызлар бөтенләй күңелсезләнеп калды. Кешеләргә булган ышанычлары юкка чыкты балаларның. – Өйдә ашарга пешереп көтүче булмагач, мәктәптән кайтып, кичтән әзерләнгән салкын ризык белән тукланалар, балакайларым! Җылы, юньле ризык күрмиләр инде! – Әллә өйләнеп карыйсыңмы? Әйдә, бик ипле бер хатын белән таныштырам! – диде дусты. Фатыйх якын да килмәде.

Тэглар:

51

0