Муса Җәлил " Юллар"

Муса Җәлил " Юллар"

15 нче көн #әдәбимарафон2025 Юллар, юллар! Мине туган йорттан Аерып ерак алып киттегез. Җитәр инде, озак кунак булдым, Хәзер кире өйгә илтегез. Бик сагындым таныш кырларымны. Урманымны, күпер башымны, Бик сагындым мине өзелеп сөйгән Нечкә билем, кара кашымны. Көн яңгырлы иде мин киткәндә, Карап калды боегып сердәшем, Юешләтте аның керфекләрен Яңгыр түгел, назлы күз яше. Читен дә соң читкә киткән чакта, Ярты җаның калса өзелеп! Ярый әле, сөю белән бергә Бар йөрәктә корыч түземлек. Юллар, юллар, сез бит барыгыз да Менә шундый каты, аяусыз! Я, әйтегез, кемнәр үтте сездән, Салындыгыз башлап каян сез #ТатарстанЯзучыларберлеге #МусаҖәлил #Юллар #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

40

0