
#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 16 нчы көн БЕЗ – КЫРЫК БЕРЕНЧЕ ЕЛ БАЛАЛАРЫ Мөхәммәт МӘҺДИЕВ
Аннан утырып тарталар. Аннан, бер кат дөнья хәлләрен сорашкач, Гайфи урыныннан тора да: – Син, – ди, – солдат кеше, болай йөрү ярамас, колхоздан ат алып кил иртәгә, тазарак утын төяп кайтырсың, – ди. Зарифуллин ике ирнең шулай сөйләшүен тыңлап рәхәт чигә. Әйе, рәхәт чигәсе иде… – Ала-а-а-й… Шуннан бүтән бер сүз дә юк. Ник дәшми бу абыйсы да, ә? Болай булмый бит инде! Ниһаять, абыйсы урыныннан торды. Гайфи һаман йөк тирәсендә бөтерелә иде. Ул әле балтасы белән йөкнең алдына-артына төрткәләп карый, әле киселгән агачның төбен бер әйләнеп чыга, аңа балта белән бәреп карый. Аягы белән төпкә тибеп карый. Йә, нигә алай итә инде? Зарифуллин узган елдан калган черегән яфраклар белән каплап, урман балчыгы белән буяп куйган иде ул төпне. Солдат, чыннан да, гимнастёркасын рәтләде, фуражкасын киде. Кыймылдаган саен аның күкрәгендәге орден-медальләр чыңгыр-чыңгыр килә иде. Ләкин кул сузып Гайфигә таба бармады ул. Сүзсезлек тагын берничә секунд дәвам итте. Бу — бил алышыр алдыннан ике көрәшченең мәйдән уртасында кинәт кенә тынып калуы кебек иде. Зарифуллинның йөрәге дөп-дөп килде. Училищеда кайбер кышкы кичләрдә ут бирү өчен дизель кабызалар иде. Ул да шулай төнге унбергә кадәр дөпелдәп утыра иде. – Нәрсә, ошамыймы әллә? – Солдат моны чак-чак, көчәнеп әйтте. Гайфи шуны гына көткән икән. Нечкә елак тавышы белән ул көйләп сүгенә башлады: – Һи-и-и, фәлән итим… Шулай дигән буласың тагын. -–Ул ачудан буылып бер тын алды. – «Ошамыймы?» дигән була бит, фәлән итим, канымны катырып. – Тагын бер тапкыр тын алгач, ул кукраеп кычкыра ук башлады: – Синең үзеңә дә ошамый ул, беләсең килсә. Аңладыңмы? Синең үзеңә дә ошамый ул. «Ошамыймы әллә?» дигән була бит, канымны катырып… Солдат иелеп арба тәртәсен күтәрде. Бу аның үз гомерендә беренче тапкыр «уфалла» тәртәсен тотуы иде. #Татарстанязучыларберлеге #Татарстанкитапнәшрияты #Белемрадиосы #Мөхәммәт МӘҺДИЕВ #БЕЗКЫРЫКБЕРЕНЧЕЕЛБАЛАЛАРЫ #Татнетныүстерүфонды #Нурлатмарафончылары #Миллионтатар
35
0