#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 15 нче көн Соңгы шәм Гөлнур АЙЗАТ

#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 15 нче көн Соңгы шәм Гөлнур АЙЗАТ

Илдан манма тиргә батып уянды. Күзләре тәрәзәгә төште. Дулкын-дулкын булып торган тәрәзә пәрдәләре аша офыктагы сүрән яктылык алар бүлмәсенә дә сузылган. Хатыны Гөлсөяр тыныч сулыш алып, татлы уйларга чумып йоклый. Ир аны уятмаска тырышып, акрын гына торды да, песи адымнары белән генә кызы Илгизә бүлмәсенең ачык калган ишеге янында тукталды. Көне буе мең төрле образга кереп бетә торган терекөмеш сыман Илгизә дә зур караватында рәхәтләнеп таралып яткан. Илдан гел шулай: иртән торып эшкә китәр алдыннан кызын яратмыйча чыгып киткәне юк. Илгизәнең яртылаш идәнгә төшкән җиңел юрганын күтәреп куйгач, ир, кызының бөдрәләреннән акрын гына сыйпап алды да, уятмаска тырышып, юлында булды. Йорт эченә чыкты. Иртәнге җиләс һава ирнең таза беләкләрендә иркәләнеп, аны тынычландырды. «Әнкәй нишләп бүген төшкә шулай керергә булган соң әле? Сарсаз болынына төшәсемне белгәнгәме? Берәр эш эшлисе булса, әнкәй киңәшләрен бирми калмый», – дип, ир үз уйларының йөгәнен карашларына чорнап, бакча ягына китте. Аяклары үзләре үк әнисе Мәрҗәния белән бергә киңәш-табыш алып утырырга ярата торган эскәмия янында тукталды. – Их, әнкәй, ничек җитмисең син миңа, бик җитмисең! – дип авыр сулап куйды Илдан.

Тэглар:

35

0