Күңелем җылы тели

Күңелем җылы тели

15 нче көн. #әдәбимарафон2025 Кыз “әйе” дә, “юк” та димәде, әмма аның башын тәрәзә ягына борып тынып калуы үзе үк җавап иде. Егет моны үзенчә аңлап дәвам итте: – Әмилә, миннән куркырга да, оялырга да кирәкми, һәрхәлдә, әле түгел… Дөресен генә әйт әле: сиңа нинди ярдәм кирәк? Йомшак караш, җылы сүздән болай да чак торган кыз алдына бөтенләй бәлҗерәп китү куркынычы басты. “Елап җибәрмәскә, тик еламаска! Моның алдында түгел!” Берничә секунд эчендә зур тырышлык белән үзен кулга алды һәм бернигә исе китмәгән кыяфәттә, көлемсерәп, егеткә туры карарга көч тапты: – Сез хәйрия оешмасыннанмы, әллә Робин Гудмы? Күрсәткән ярдәмнәрегез өчен дә зур рәхмәт, миңа төшке автобуска өлгерергә кирәк.

Тэглар:

47

0