Рушания Гыйләҗева "Мәрҗән төймә"

Рушания Гыйләҗева "Мәрҗән төймә"

15нче көн #әдәбимарафон Еллар бер-бер артлы үтә торды. Ләйсия, университетны тәмамлап, Каенлы башлангыч мәктәбенә эшкә урнашты. Разиф белән гөрләтеп туй итүләренә дә ун ел вакыт үткән икән инде. Кызларына быел сигез яшь тула. Төн йокысын калдырып бәйрәмгә тәм-том хәстәрләгән Ләйсия иртәнге якта чак кына черем итеп алмакчы иде, кинәт шау-гөр килгән балалар тавышына сискәнеп уянып китте. Зәңгәр челтәрле тәрәзә пәрдәсен ачса, йортка таба бакча сукмагыннан өч кеше йөгерә. Ләйсия, болдырга чыгып, аларга каршы китте. Шул арада алдан йөгергән ике кыз әниләрен урап та алдылар. – Җанкайларым, кызларым минем, – дия-дия, Ләйсия кызларының битләреннән үпте.  Разиф кулындагы аллы-гөлле болын чәчкәләр бәйләме белән алсу ташлы мәрҗән төймәне Ләйсиягә сузды. Хатынын кочаклап, мәрҗән бөртекләредәй шигьри юлларны пышылдады: – Ләйсиям – саф гөлем, Наз сибә күңелең… #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РушанияГыйләҗева #Мәрҗәнтөймә #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды

Тэглар:

36

0