
Барысыда вакытлыча
Барысы да вакытлыча. Байлык һәм дәрәҗәләр Барысы да вакытлыча. Аллаһ безне сынап карый Кулыбызга биреп акча. Дәрәҗә биреп кайчак, Тикшереп карый безне. Байлыктан баш әйләнеп Югалтмыйбызны үзебезне. Аллаһ биргән мал белән Бүлешә беләбезме. Әллә инде һаман да Кайгыртабыз үзебезне. Башкалардан үзебезне, Өстен куябыз кайчак. Кешелеклелек сыйфатын Югалтучылар да байтак.
Сылтамалар:
50
0