14 нче көн. Сынау

14 нче көн. Сынау

– Менә ничек яшиләр икән чит илләрдә… – Оҗмахта яшәгән кебек болар. – Әллә монда гына калабызмы соң? – диде бер украин егете. – Ни сөйлисең, мин илгә кайтам! – Мин дә, мин дә, – диештеләр бар да. Фатыйх үз туганнарына күрсәтергә дип открыткалар, рәсемле журнал, кечкенә сувенир алды. Гыйбрәт алырлык нәрсәләр күп иде монда! Шулай итеп, кырык бишенче елның җәендә, әллә ничә ил аша үтеп, сагынып төшләргә кергән кадерле Туган ил чигенә аяк бастылар алар. Тоткынлыкта булганнарга илдә караш бик начар икәнен ишеткәннәр иде, тик болай ук булыр дип уйламадылар. Озаклап сорау алулар, халык дошманы дип кыйнаулар җанны да, тәнне дә телгәләде. «Сатлык җан» кләймәсе сугып, Себергә, Красноярский краена, лесоповалга җибәрделәр Фатыйхларны. Ун елга хөкем ителгән егет, зәһәр суыкларда бот төбеннән кар ярып, тайгада урман кисте, лесоповалда агач әзерләде, җәй көннәрендә Енисей елгасыннан сал агызды. Ачлыкта, авыр хезмәттә тоткынлыкның җиде елы үтеп китте. Рухын сүндермәде, сәяси тоткыннар белән бергә Советлар Союзының матур киләчәгенә ышанып яшәде ул. Илдәге сәясәт үзгәргәч, амнистиягә эләгеп, унөч елдан соң гына туган җиренә кайтып керә алды Фатыйх. Аның күңелсез уйларын бүлдереп, автобус буровойга килеп туктады. Нефтьчеләр шау-гөр килеп эш урыннарына юнәлделәр. Урман буендагы скважина өстенә корылган ике таянулы корылма вышкалар янына торбалар төялгән машиналар килә башлады. Ирләр скважина янына җыелды, торбаларны забойга төшерергә әзерләделәр. Кичкә таба көчле җил чыкты, караңгы соры болытлар бөтен күк йөзен каплады. Бераздан язгы яңгыр сибәли башлады. Менә алда Яңавыл күренде. Бистә кырыендагы өйләр, куркынган кебек җиргә сыенган. Кайбер тәрәзәләрдә күренер-күренмәс булып утлар җемелди, күңелгә шом сала. Эштән арып кайтып кергән әтиләрен өйдә балалары каршы алды. – Әниегез кайда? – Ул өйдә юк! – Әти, ул бүген бер абый белән китте. Еракка! – Ничек инде, нинди абый тагын? – Күрше апаларның туганы белән. Фатыйх йөгереп күршеләренә менеп китте. Чынлап та бер айлап элек аларга Үзбәкстаннан ниндидер чибәр генә егет килгән иде бит! Кабаланып килеп кергән күршесенә Разыя барын да сөйләп бирде: үлгән иренең энесе кунакка килгәч, алар яшерен генә очрашып, аның хатыны белән сөйләшеп йөргәннәр икән! Өч баласын калдырып, гыйшык эзләп китүче хатыны турында менә шунда гына белде Фатыйх! Кире фатирына төшкәндә бу коточкыч яңалыктан ул югалып калды. Хәле китеп диварга сөялде, күзләреннән яшь бәреп чыкты. Ничек болай булды соң бу? Нигә шулай сыный аны бу явыз язмыш?

Тэглар:

59

0