15 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Зифа Кадырова Яраларың белән яратырмын

15 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Зифа Кадырова Яраларың белән яратырмын

Шул көннән алар өчәү гел бергә йөри башладылар. Егетләр озын буйлы, чибәрләр, ә кыз алар арасында чеби кебек. Ялда алар һәркайсысы үз авылларына кайтып китә. Асия белән Галим дә кайта, үз клубларына уенга чыгалар, аннан аны һәрвакыт Галим озатып куя. Галимнең әле ике олы абыйсы да бар, барысы да баһадирдай озын буйлылар. Галим аның өчен авылдаш һәм Рифатның дусты гына булып калды. Ул үзе дә шуңа риза, кызлар озата, тик нигәдер берсе белән дә озак йөрми. Тәмәке тарта, вакыт-вакыт эчкәли дә, тик исереп йөргәне юк. Асия өчен Галим – авылдашымы, олы абыймы – алай да дус, терәк иде. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЗифаКадырова. #Яраларыңбеләняратырмын... #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

30

0