Әдәби марафон 2025

Әдәби марафон 2025

✨14нче көн Томан Томан күтәрелә су өстеннән, Басма буйлап ярга үрелә. Ай тотылган төнем таңга кадәр Сине уйлап үтте бүген дә. Кызыл офыкларга яшеренеп, Атып килгән ал таң беленә. Мин адашыр идем шул томанда, Эзләрсеңме икән син менә? Таң югары күтәрелгән саен, Томан куелыгы сүрелә. Таңны да яратам, томанны да, Тик бары син йөрәк түрендә. Китәр инде томан таңнар белән, Алып кала алмам мин генә. Сине шулай минем кебек шашып Яратмастыр инде беркем дә… Эльвира Әхмәтова "Үзең булып кал!" #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #КитапРадиосы

51

0