
14 нче көн.
#әдәбимарафон2025 Немецлар бу лагерьны корганда шактый зур «осталык» күрсәткәннәр: чәнечкеле тимерчыбыкларны тигез итеп утыртылган баганаларга тартып чыкканнар. Ул чыбыкларга аркылы үреп, тагын чыбыклар уздырганнар. Аркылы үрелгән чыбыкларның бер очы җиргә кадалган, икенче очы югарыда сәнәк җәпләре кебек тырпаеп тора. Бу тимерчыбыклы койма аша кеше түгел, зуррак мәче дә чыга алмас. Немецны ул гына да канәгатьләндереп җиткермәгән. Бер-ике метр чигенеп, тагын бер койма ясаганнар. Шул ике койма арасында сакчылар йөреп тора. Монысы инде сакчыларның үз җаннарын саклау өчен кирәк булган. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбиуллаХәсәнулыДәүләтшин #Яшәүбеләнүлемарасында #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы
52
0