
Ундүртенче көн XXXIII нче дөньякүләм #әдәбимарафон Галия Сафиуллина "Сыналган мәхәббәт"
Гөлсем дә Исламны бер күрүдә ошатты. Мәхәббәтләре көннән-көн көчәя барды. Хезмәт итеп бетергән көнне үк Ислам Гөлсемнең кулын сорап тәкъдим ясады. Бу көнне күптән көткән кыз берсүзсез риза булды. Авылны өзелеп яраткан Гөлсемгә сөйгән егетенең авылда туып үсүе, авылда яшәргә теләк белдерүе зур шатлык иде. Армия хезмәтеннән бер кыз ияртеп кайткан улларын күргән ата-ана бераз аптырап калды. «Бу нинди җилбәзәк кыз икән соң? Бер белмәгән егеткә шулай ияреп кайталармыни?» дип, баштарак авыр сулап куйдылар алар. Гөлсемнең ятим кыз икәнлеген, Исламның аны бик яратуын ишеткәч, риза булдылар...7 нче бит #ӘдәбиМарафон #ӘдәбиМарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #АкБүренәшрияты #ГалияСафиуллина
56
0