14 нче көн. Кар астында гөлләр бар

14 нче көн. Кар астында гөлләр бар

Танышып киттеләр. Бу ягымлы хатынның исеме Фәридә икән. Шушы кафеда эшли, сменасы иртәгә генә тәмамлана. Үзе Бакуда туса да, әнисе Казаннан икән. Ул бер күрмәгән Казан шәһәрен әнисе кебек сагынуы турында, мондагы тәртипләр турында сөйләп: «Үзең ничек, кеше шулай инде», – дип куйды. Җәмәгать урыннарында, бигрәк тә кояш баегач, хатын-кызга ялгыз йөрү мәслихәт түгел икән. Айгөл исә кунакханәнең якында булуы, иртәгә Нафталанга очучыларны теркәү башланганчы, Фәридә янына кереп, иртәнге ашны капкаларга мөмкин булачагы хакында белгәч, сөенеп бетә алмады. Көндезге сәгать унберләр тирәсендә Айгөл утырган кечкенә самолет чалт аяз күктән иңгән кояш нурларына чумган гаҗәеп тыныч Нафталан аэропортына төште. Ашыкмыйча, ипләп кенә үз эшләрен башкаручы хезмәткәрләр, кайгыртучан ана казлар кебек, пассажирларны түземле генә ияртеп йөрделәр. Шәһәргә илтүче кечкенә автобус куе агачлар арасындагы тар юлдан шактый гына барды. «Герань», «СССРга 50 ел» исемле шифаханәләр юнәлешен күрсәткән тукталышта автобустан Айгөл белән бергә урта яшьләрдәге бер ир кеше дә төште. «Бу кеше дә җылы киенгән – димәк, азербайҗан түгел. Шикләнмәскә дә була...» – дип уйлады Айгөл. Ир, каушагандай як-ягына каранып, сүз кушты: «Син дә ял итүчеме? Ничек эзләп табарбыз икән? Төшке ашка җитешер өчен, тизрәк урнашырга иде бит...» – дип тезеп китте. Бу кешенең «син» дип дәшүенә Айгөл аптырамады. Сумкасын күтәрешер дип тә уйламады. Мондый ясалма «интеллигент»лар белән дөнья тулган. Алар үз бәяләрен һәм урынын белеп кенә кирәк кешегә юмартлык күрсәтәләр. Әйе, нәкъ менә «күрсәтәләр» шул. Ә бу минутта аларны беркем күрми бит... Берникадәр юл үткәч, ир кеше исенә килде, ахры, арткарак калган Айгөлне көтеп алды да, авыр сумкасына карап: «Гафу итегез, миңа авыр күтәрергә ярамый. Сез үзегез әкренләп барырсыз инде», – дип, кызу-кызу атлап китеп барды.

Тэглар:

53

0