
Ундүртенче көн #әдәбимарафон Зәмирә Сәмигуллина "Кем син, насыйп яр?"
Бусаганы атлап кергәндә үк, ярты сүзен сөйләп бетерде. Яшьлектә бергә мәктәп юлларын таптаган ике кыз тәмләп чәй эчтеләр. Гүзәлиянең өчпочмагы белән сыйландылар. -Безнең авылда хәлләр бар инде, кызый. Югары оч Флүзә, ире үлгәч, кырыгы узганны да көтмәде, Фәнис белән күрешә башлаган, ди. Фәнис ничек оялмаган диген, буй җиткән ике баласы бар. Флүзәсе дә оятсыз инде...95 нче бит #ӘдәбиМарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #АкБүренәшрияты #ЗәмирәСәмигуллина
58
0