
14 нче көн #әдәбимарафон#әдәбимарафон2025
Язмыш...Язмыш диеп яшәгән булабыз, Үзебезчә итеп, яхшылык кылабыз. Кем ничек бәяли изге гамәлләрне- Кемдер рәхмәт әйтә, кемдер әрли бары. Язмыш...Язмыш, дибез, сылтаган булабыз. Яхшылыкка җавап - явызлык кылабыз. "Ярлыкагыл!"диеп, аннан ялварабыз, Гаепне танымый дуска аударабыз. Бәлки, язмыш түгел безнең кылган эшләр, Тыелу зарурдыр, кысып калу тешләр. Язмыш бары безгә-"өстән" бирелгәннәр, Михнәт чигә артык күпкә үрелгәннәр. #гөлфияисхакова#күңелемфасыллары#язмышдибез#татнетныүстерүфонды#татарстанязучыларберлеге#татарстанкитапнәшрияты#татартеле#әдәбият#үзүсеш#мамадышәдәбимарафончылары
57
0