14 нче көн. Ләйсән Низамова "Тиле"

14 нче көн. Ләйсән Низамова "Тиле"

…Һәр авылның бер тилесе була ди бит халык. Фирдүс Ходайның менә шул авыл тилесе дигән «вазифа» йөкләнгән сөекле бәндәсе иде. Моңа кадәр авыл тилесе булып йөргән әтисе Фәрхәт әле иллесен генә тутырса да, инде олыгаеп килә, картлар тирәсенә елышып, мәчеткә дә йөри башлагач, бераз басылып калды. Юк-барга тавыш чыгара башласа, аны шулай мәчет белән куркытып, җай гына авызын томалыйлар иде. Халык телендә медицина терминнары белән мавыкмыйча, «тулы түгел» дип кенә йөртелү Фәрхәтләрнең нәселеннән килә. Мәрхүм әнисе Мәмдүдә түти дә үзенә бертөрле шаукымлы булып, юк кына сүздән тузып, «ычкынып китә» торган гадәтле иде. Ике өлкән кызы башка сау булып туып, үз тормышларын матур гына итеп корып җибәрделәр. Төп йортта калып иң нык терәк булырга тиеш дигән өметләр баглап тапкан төпчеге Фәрхәттә исә нәсел чире ачыкланды.

Тэглар:

58

0