
Физәлия Дәүләтгәрәева "Буш йорт"
14нче көн #әдәбимарафон Ата бүре киткәч, бу яман гайләгә күптән рәнҗү саклап килгән күрше хатыннары бар халык белән дошманлашып, тиргәшеп яшәгән Хәмдүнәне дә җиңде. Аракы саткан өчен штрафка башта бер сыерын алдырдылар. Тиргәшеп, әхлаки зарар китергән, кеше кимсеткән, кеше күңелен калдырган өчен, судлашып тагын бер сыерыннан яздырдылар. Шулай, кайчандыр ире аркасында бик көчле булган яман телле Хәмдүнәгә авылда көн бетте. Бер улын төрмәгә утырттылар. Икенче улы, әнисенең әзме-күпме пенсиясе өчен, Хәмдүнәне янына сыйдырды. ...Кичләрен Гөлсем карчык, төнге догасын укый-укый, шомлы уйларын басарга тырышып, тәрәзә аша күршедәге буш йортка күз ташлый. Кайвакыт йорт буш та түгел кебек күренә... Өйнең элекке төп хуҗабикәсе изгеләрдән изге Зөһрә карчык, утын сүндереп, йокыга талгандыр кебек тоела Гөлсем әбигә... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ФизәлияДәүләтгәрәева #Бушйорт #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды
51
0