"Күңелем җылы тели"

"Күңелем җылы тели"

14 нче көн #әдәбимарафон2025 Ринатның бит шул пешмәгән авыл кызыннан биш тапкырга чибәррәк, сылурак, купшырак кызларны күргәне бар. Һәм күргәне генә дә түгел… Үсмер чагыннан кыз-кыркын аның муенына үзе асылына. Кызлар гына түгел, үзен ир-ат игътибарын җәлеп итәрдәй дип санаган ханымнар да очрашу тәкъдим итә, эзәрлекли. Ул хатын-кыздан кирәген алып һәм аларга да үзләре теләгәнне биреп, үпкәләмәслек итеп бүләк я акча белән ризалап өйрәнгән.

Тэглар:

68

0