9 нчы көн. Китмә

9 нчы көн. Китмә

Миләүшәнең күзләре бу көннәрдә гел яшьле. Бүген чәршәмбе көн. Җомга көнгә төпчек улы Булатның – никахы билгеләнгән. Ире Чыңгыз инде айдан артык никах, туй эшләре белән мәшгуль. Әле кием-салымын кайгырта, әле никах буласы мәчет, имамнарны белешеп-сөйләшеп йөри. Никахтан соң өйдә кечкенә генә булса да мәҗлес оештырырга кирәк. Хатынына пешерер өчен кирәк-яракларны әллә кайчан мул итеп кайтарып куйды. Белә Чыңгыз: өйдәге ялгызлыкны Миләүшә камыр ризыклары пешереп, чигү чигеп тутыра. Булат белән Чыңгыз эшкә чыгып китүгә, култык таякларын диванга сөяп куя да, абалана-абалана, бүлмәләрнең идәннәрен юып чыгара. Гөлләренә су бөрки, чәчәк атканнары белән рәхәтләнеп бер сөйләшеп ала. Иренең өчпочмак яратканын белгәнгә, атнасына өч тапкыр камыр куеп, гаиләне тәмле ризыклары белән сыйлый. Җиңел бирелми бер эш тә, әмма күңелен сүрелдерми Миләүшә. Аллага шөкер, күзләре күрә, колаклары ишетә, матур итеп сөйләшә. Аяклары гына тыңламый менә... Егерме ике елдан артык шулай. Икенче улын тапканда, «ишиалгия» дигән диагноз куйдылар хатынга. Миләүшә бала тапканда, оча сөяге янындагы нервлары кысылып, ике айдан артык хастаханәдә аунаганнан соң гына, Булатны күкрәгенә алып кыса, сөя алды. Артта калган гомер юлын хәтереннән инде меңенче кат уздырып, яшьле күзләрен сөртеп алды да, Миләүшә, култык таякларын биленә берничә сөлге белән уратып, ныклап бәйләп куйгач, он иләргә кереште. Никах табынына чәкчәк пешерәсе килә. Әллә нишләп тәне тыңламый. Киченнән иренең өстәл янында әйткән сүзләре бер генә минутка да уеннан чыкмый.

Тэглар:

37

0