9 нчы көн. Китмә

9 нчы көн. Китмә

Төшке ашны сөйләшми генә ашадылар. Аштан соң, ир, хатынын гаҗәпләндереп, кием шкафыннан берничә костюмын, күлмәк, спорт киемнәрен зур спорт сумкасына салды да: – Мин боларны Сабирәгә илтеп килим әле. Килен төшкәч, кием җыеп йөрү уңайсыз булыр, – дип, ишеккә юнәлде. Миләүшәнең, әйтерсең лә, йөрәге урыныннан өзелеп төште. – Чыңгыз! Чыңгыз! Чыңгыз сумкасын уң як беләгенә асты да берни эндәшми генә ишектән чыгып китте. Борылып караса, үзенә инәлеп, тилмереп караган Миләүшәнең кап-кара күзләре белән очрашкач, сөю һәм өмет тулы карашларны күтәрә алмамдыр, дип уйлады бугай. Миләүшә, нишләргә белмичә, онытылып, гаҗиз булып, ишек алды ягына карый торган зал тәрәзәсенә таба атлады. Бу авыр халәттән култык таякларын алырга да онытып җибәргән – атлады дию дөрес булмас, алга талпынып идәнгә ауды. Таякларны алып торырлыкмыни хәле, кызу-кызу шуышып, тәрәзә янына килде. Тәрәзә төбенә ябышып диярлек күтәрелде дә тәрәзәне ачып җибәрде: – Чыңгыз! Чыңгыз җаным! Миләүшәнең үксеп елап кычкырган тавышына тәрәзә пыялалары зеңләп куйды, тәрәз каршындагы миләштән пырылдап, куркып чыпчыклар күтәрелде. Ничә еллар әрнү-сагышларын йөрәгендә йөртеп тә бирешмәгән хатын тәрәзә төбенә сыгылып төште. Тәрәзә төбендә өч миләүшә – бишни чәчкәләргә күмелгән ике гөле һәм язмыш сынаган хатын! – Чыңгыз, Чыңгызым! Ничекләр генә яшәрмен мин синсез?! Чыңгыз! Миләүшәнең күз яшьләре гөлләргә тамды. Шәмәхә чәчкәләргә тозлы күз яшьләре дә авыр иде, күрәсең, алар да башларын иде. Хатынның бераздан тавышы тынды, иңсәләре туктаусыз бер күтәрелеп, бер төшеп торудан гына, аның һаман иңгелдәп сулкылдавын чамалап була иде. Тәрәзә төбендә күпме шулай торган булыр иде – кинәт капка ачылды. Булат икән!

Тэглар:

38

0