Флүс Латыйфи "Чүчинкә"

Флүс Латыйфи "Чүчинкә"

9нчы көн #әдәбимарафон – Бетмәс әле Фәсхиләр!... Дөнья бер аңа гына терәлеп калмагандыр ла... Үзенең шушы уйларына канәгать елмаеп куйды ул һәм тагын көзге каршына килеп басты. Күз төпләрендәге, ирен тирәсендәге вак җыерчыкларны күргәч, тагын күңеленә хафа төште. – Аһ, ныграк борчылып ташладым, ахры. Җитте! Тукта! – дип тынычландырды үз-үзен. – Ленинградта пластик операция ясый торган бик һәйбәт бер хирург бар икән. Кадрлар бүлегендәге Мәдинә берьюлы унбиш яшькә яшәреп кайтты әнә. Шунда барып кайтмый булмас. Бүлмәгә яңа пешкән чәйнең хуш исе таралды. Пешкән йомыркаларны, күмәч, май, вареньеларны подноска тезеп салды да Эльвира, залга телевизор каршына чыгып утырды. Экранда ул аеруча яратып, онытылып карый торган «Гаилә бәхете» дигән тапшыруны күрсәтәләр иде. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ФлүсЛатыйфи #Чүчинкә #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды

Тэглар:

33

0