Ашыкма

Ашыкма

Куып тотып булмый бу дөньяны, Тоттырмый икән ул барыбер. Менә тоттым дигән вакытта да, Алдырып китә икән тагын бер. Ашыкма, син, барыбер тотам диеп, Ашыкканнар һәрчак ялгыша. Тормыш бит ул һәркөн унсигездә, Безнең яшебез генә көн дә арта. Дөнья бит ул үзе яшьлек кебек Куып тотам диеп алданма. Яшьлек белән көч сынашып булмый Яшьлекнең бит барысы да алда.

Тэглар:

35

0