
Тугызынчы көн XXXIII нче дөньякүләм #әдәбимарафон Миргазиян Юныс "Әсәрләр" китабына кертелгән "Бәйрәм" повестыннан өзек
Бер-берсенә охшаган тонык тәүлекләр агымында адәм баласының югалып каласы, адашасы килми. Тормышны бизәр өчен, Яна ел каршылау йоласын уйлап чыгарганнар. Ел алмашыну кичәсендә дуслар, туганнар, өстәл янына җыелып, фани дөнья ваемнарын вакытлыча булса да онытып торырга тырышалар. Шушы тантаналы минутта адәм балалары бер-берсенә бәхет, шатлык, яңа уңышлар телиләр. Мәжлестәге тәмле ризык, бергәләп эчкән шәраб кешеләр күңелендә күркәм тойгы кузгата: «Без барыбыз да адәм балалары. Без кеше затыннан. Без бу дөньяда бер генә мәртәбә яшибез. Мәңгелек каршысында барыбызның да язмышы бертигез...269 нчы бит #ӘдәбиМарафон #ӘдәбиМарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #ТанДимнәшрияты #МиргазиянЮныс
42
0