
Тугызынчы көн #әдәбимарафон Зәмирә Сәмигуллина "Кем син, насыйп яр?"
Идән салкынча, аякларың туңмасын. Моның кадәр кадер-хөрмәттән Зөбәрҗәтнең күңеле тулды. Житмәсә, болай да ташып түгелергә торган болыт кебек тулышкан иде ул. Ак яулыклы шушы карчыкны кочаклап сүзсез генә еласа, иңнәрендәге бөтен авырлык юкка чыгып, җиңеләеп китәрдәй тоелды аңа. Ул бусаганы атлап түр якка узды. Түрдәге борынгы шкафка зурайтып ясалган фотосурәтләр тезелгән. Суфия апа фотосурәте янындагы ир кешедә Зөбәрҗәт ниндидер таныш, йөрәккә ятышлы чалымнар тойды. Картыдыр дип уйлады. Түр якта ап-ак бәз тукымага зәңгәр күкчәчәкләр төшкән тышлык киертелгән ике пар мендәр кабартып куелган. Янында намазлык, хөрмә төшеннән тезеп ясалган тәсбих. Зөбәрҗәтнең кулы үзеннән-үзе намазлыкны сыпырып алды. ...59 нчы бит #ӘдәбиМарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #АкБүренәшрияты #ЗәмирәСәмигуллина
45
0