#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 10 нчы көн  Кырагай (хикәя) ФлүсЛАТЫЙФИ

#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 10 нчы көн Кырагай (хикәя) ФлүсЛАТЫЙФИ

Чыннан да, залга таба борылган егетнең кыяфәтен тагы бер кат күздән кичерүгә шул аерымлыкны чамалап та алды. Сары чәчле егетнең кашы белән мыегы сумала төсле кара икән. Чиста ак йөзе фонында алар аңлашылмый торган, әмма сөйкемле контраст тудыралар. Күзләрендә дә ниндидер җете зәңгәр нур чагыла сыман. — Мондый кешеләр дә була микәнни? — Гаҗәп, бу төсләр әлеге егеттә диссонанс тудырмый, киресенчә, аның кыяфәтенең камиллеген күрсәтә, тагын да бизи иде. Шушыларны уйлап алырга өлгергән Зәбидә, әллә нинди эчке бер канәгатьләнү кичереп, яңадан китабына үрелде. Укыган һәр нәрсәнең башына тиз һәм ныклап кереп утыруына, гаҗәпләнә-гаҗәпләнә шигырь юллары кебек яңгырый башлаган латин терминнарын өйрәнергә кереште. Башка көннәрдә ике-өч сәгать ятлап азаплана торган күләмне шулай тиз ерып чыга алуына сөенеп, кайтырга җыенды. Залга күз төшереп алды. Баягы егетләр анда юк иде инде. Икенче көнне китапханәгә гадәттәгедән иртәрәк килде Зәбидә. Кирәкле томнарны сорап алды, үзе ияләшеп өлгергән почмакның буш булуына сөенә-сөенә килеп утырды. Тик бүген нәрсәдер җитми, авыр терминнар да алай шома гына башка керми иде. Зәбидә, арыганмындыр ахры, дип китапларын читкәрәк этәрде, бераз ял итү максаты белән залны күзәтергә кереште. Берәм-берәм барлык өстәлләр буйлап күз йөртеп чыкты

Тэглар:

41

0