#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 9 нчы көн Кабахәт (хикәя) Ркаил ЗӘЙДУЛЛА

#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 9 нчы көн Кабахәт (хикәя) Ркаил ЗӘЙДУЛЛА

Күзен почмакка төртеп ялганлады Гөлия, моңарчы Айратка кагылышлы бер уй да килгәне юк иде башына. Әйе, искәрә иде алар Венера белән: Дивана Эльвираның тилемсә малае ияреп кайта аларның эзенә басып... кайтса соң?! Вакыты җиткәч, кем кайтмас үз өенә. Ашаган җиренә сыер да кайта. Ә-ә, исендә, Венера колагына пышылдаган иде бугай: «Бу малай сиңа бик мәхәббәтле карый, авыз суын корытып...» Гөлия көлгән генә иде. Кинәнеп көлгән иде ахрысы. Сәләмә генә малай булса да, тугрылыклы әнчек кебек арттан ияреп килүен күрү барыбер кыз күңеленә рәхәтлек биргән иде. Ул бит тулысынча синең ихтыярыңда! Боерык бирсәң, ул бит синең өчен коега да баштүбән сикерәчәк, чәчрәп китим, шушы урында ялгышсам. Тик кызга кирәкми иде ул тилемсәнең коега сикерүе. Әйе, кинәнеп көлде дә, шунда ук онытты күрше малае турында Гөлия. – Радикка чыгуыңны ишеткәч, миңа шок булды, – диде Айрат, тынлыкны бозып. – Аңа түгел, син миңа чыгарга тиеш!

Тэглар:

40

0