
9 нчы көн. Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин
#әдәбимарафон2025 Минут узган саен, әсирлек үзен көчлерәк сиздерә бара. Минут узган саен, без картая барабыз, боега барабыз. Әле күп нәрсәләргә җавап бирә алмаган акыл инде тоткынлыкның хурлыгын ачыграк тоя башлый. Без – яшәүдән аерылганнар, һәм безгә инде үлем карап тора. Шулай фашист тоткынлыгында икенче көн узып бара. Безнең әле берни ашаганыбыз да, эчкәнебез дә юк. Гадәттә, бик кайгырган кеше ашау-эчүне оныта. Безнең дә ул турыда уйлаганыбыз юк иде. Әле күңел бу әсирлек белән, бу түбәнлек белән килешә алмый. Килешә алмый гына түгел, моңа ачына, ярсый. Авызда ниндидер бер әче тәм сизелә. Нәрсәдән икән бу? Әллә арыгангамы, әллә сугыштагы дары исе чыгып бетмәгәнме? Юк, берсе дә түгел. Бу – вөҗдан газабының йөрәкне яндыруыннан туган бер сизем. Мондый чакта кеше, чыннан да, ашау-эчүне оныта. Биредә, бу төрмә бүлмәсендә, бездә дә шундый хәл иде. Мин төрмә бүлмәсе дип әйттем. Әгәр тоткынны бизәкле сарайга япсалар, аның хәле үзгәрер иде микән?.. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбиуллаХәсәнулыДәүләтшин #Яшәүбеләнүлемарасында #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы
44
0