Миләүшә Каһарманова "Күңелем җылы тели"

Миләүшә Каһарманова "Күңелем җылы тели"

9 нчы көн #әдәбимарафон2025 -Әйдә, диванны зурайтып бирәм, шунда ятарсың. Теләсәң, душ кер. – Сез кайда ятасыз? – Кухняда. – Идәндәме? – Раскладушкада. Башка берәр төрле тәкъдим бармы әллә? – Юк-юк. – Юк икән – юк. Егет залның почмагы белән ярты стена буен биләп утырган йомшак мебельнең бер өлешен ачып, өч-дүрт кеше сыярлык урын җәеп ташлады. Шул ук диванның аскы тартмасыннан җәймә белән йомшак юрган чыгарып салды. Мендәр дигән нәрсә күренмәде, юктыр, күрәсең. Үзенә балконнан раскладушка алып, утыргыч башында элүле торган җәймә төсендәге юрган тышын эләктереп, залның ишекләрен ябып ук чыгып китте. Аннан кайдадыр шарт-шорт итеп раскладушкасын урнаштырганы, бераздан су шыбырдаганы ишетелде дә тавышлар тынып калды. Әмилә, пычрак киеме белән мебельгә утыра да, егет ятмыйча, юынырга чыга да алмыйча, идән уртасында басып тик торды. Теге якта тынлык урнашкач, аяк очларына гына басып, ваннага үтте, спорт костюмын салып, җылы су белән тиз генә коенып алды да урынына барып ятты. Ничек кенә арыган, йончыган булмасын, ят урында йоклап китә алмады.

Тэглар:

56

0