
Фирдәүсә Бикмәтова " Язмышлар ярында"
9 нчы көн #әдәбимарафон2025 Таң атты. “Кара әле улының трактор тавышы хәйраннан бирле ишетелми. Әйләнеп килер вакыты җиткән иде бит”,- дип айнып киткәндәй булды ул. Җәмилнең “Әни-и-и!” - дип кычкырганына, тавыш килгән якка башын борды. Кыр читендә улы әнисен үзенә чакырып, кулын болгап тора иде. Кәримә, ярым йөгереп, ярым атлап, улы янына кузгалды. Җәмил әнисе килеп җиткәнче үк: “Без Сабир белән кырның теге башында алышындык. Мин аякларым язылсын дип, такыр җирдән җәяү килдем”, - дип елмаеп каршылады аны Җәмил. Әнисе улын аркасыннан сөйде. “Әни, син минем зираттан курыкканны кешегә сөйләмә яме”, – дип читенсенеп өстәде улы. Әнисе аңа ягымлы итеп елмайды да баш какты. #ТатарстанЯзучыларберлеге #ФирдәүсәБикмәтова #Язмышларярында #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
41
0