
Ләбиб Лерон "Яфрак бәйрәме"
Яңгыр түгел, кар да түгел, Яфраклар ява җиргә. Көз турында җырлыйм әле — Кушыл син яңа җырга. Сары, сары, сап-сары Агачның яфраклары. Җил исә, ява яфрак — Көзнең матур чаклары. Оча яфрак, уйный яфрак, Һаваларда әйләнеп. Бүген, бүген, бүген, бүген Яфракларның бәйрәме!
65
0