Фаил Шафигуллин  Актәпи

Фаил Шафигуллин Актәпи

Әнә хәзер көн саен елап йөри Актәпи. Аркылы-торкылы такта кадакланган тәрәзәләргә карап елый-елый да ул, муртайган киртәләр өстеннән тып-тын сикереп төшә. Нигез буенда котырып үскән кычытканлыктан урап уза да бикле ишек янына килә. Ишек астындагы ярыкка борынын төртеп ала, такта бар ашларына сырпалана. Аннары тагын кычкырып елый башлый.

Тэглар:

45

0