9 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Сәкинә Хайруллина

9 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Сәкинә Хайруллина

Килде яңгыр, яуды ишеп-ишеп, Елга булып акты сулары. Ә мин йөрим яңгыр уртасында, Тыңлыйм җирнең рәхәт сулавын. Кулчатырлар куенына күпләр Чыланудан качып сыенган. Ә мин менә рәхәтләнәм генә Авыз итеп яңгыр сыеннан. Көтеп алган тансык яңгыр бит ул, Корылыкның яман хәлләре Яргаланган җирнең иреннәре Сөенер тоеп тамчы тәмнәрен. Иртә сары йоккан үләннәр дә Баш күтәрер басып сусавын. Лепер-лепер яфракларын кагып Рәхмәт укыр каен-усагы. Көткән икән минем күңелем дә, Юшкыннарын юды актарып. Йөрим әле яңгыр уртасында Тәнем юеш, җаным пакъ калып.. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #СәкинәХайруллина #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

43

0