
Ләйсән Низамова "Тиле"
Янып китә алмый пыскып кына яткан чи утыннан иске агач өйнең караңгы бүлмәсенә борыннарны әчеттереп төтен исе таралды. Гомер-гомергә өйнең җаны булган мичтәге учак аша күңелләргә дә үрләүче, өй һәм гаилә рәхәте, тәмле сый вәгъдә итүче ис түгел иде бу. Әйтерсең лә өйнең бүрәнәләре мәрткә киткән дә, синең яккан учагыңа да, хуҗаның әле чыра, әле кәгазь артыннан өйалды белән мич арасында дөп-дөп басып атлап йөрүенә дә исе китми. Ир исә көндәлек эш булган учакны һаман тергезә алмавына үртәлә, үзалдына ямьсез итеп сүгенеп куя, вакыт-вакыт утын пүләннәрен типкәләп ала иде.
34
0