Язылмаган китап

Язылмаган китап

Язылмаган китап бит ул, Безнең гомерләребез. Уйларыбызны эшкә җигеп, Тормышны үзебез төзибез. Бәхетнең кайсы биттә Икәнен без белмибез. Вак адымнар белән атлап Гомер юлын төзибез. Гомернең китабын да Без үзебез язабыз. Кайбер урыннарында Сызабыз да, бозабыз. Кайвакыт югалып калып Бер урында таптанабыз. Шуңа без вакыт узганын, Сизмичә дә калабыз. Язылмаган китапны ул, Язуы җиңел түгел. Кайчак хаталар да китә, Ул чакта төшә күңел. Үз башыңа төшкәч кенә, Аңлыйсың барысын да. Хаталар өстендә эшлисең Гомерең китабында.

Тэглар:

32

0