Ләбиб Лерон "Куяннар санамышы"

Ләбиб Лерон "Куяннар санамышы"

Бер, ике, өч... Куяннарда бөтен көч! Дүрт, биш... Безне җиңеп булмый һич! Алты, җиде... Куркаклар башын иде! Сигез, тугыз, ун... Алты бүре — алты тун! Без тук бүген, бүре ач — Әнә килә, тизрәк кач!..

Тэглар:

34

0