Гөлүсә Шаһбан "Ярлар табып була"

Гөлүсә Шаһбан "Ярлар табып була"

Ярлар табып була, табып була парлар, Сине аңлардае табылсын. Син яраткан, сөйгән кешеңнең дә Йөрәгендә утлар кабынсын. Ярлар табып була, табып була парлар, Гомер юлын булсын үтәрлек. Син адашып калсаң ялгыш кына, Сабыр итеп сине көтәрлек. Ярлар табып була, табып була парлар, Уйлар бер булуы бик кирәк. Юллар бер булып та, кайчагында Уйлар бер булуы бик сирәк. Ярлар табып була, табып була парлар, Җаннар көр булуы бик кирәк. Таңнар бер булып та, кайчагында Серләр бер булуы бик сирәк. Ярлар табып була, табып була парлар, Ихласлыгы кирәк күңелнең. Минем ярым – минем терәгем ул, Шуңа бәхетле дә бүген мин!

Тэглар:

32

0