
Бар да үз урынына кайтыр
Һәрнәрсәнең чиге була, Бары көтә белергә. Авырлыкка бу тормышта Кирәк бераз түзәргә. Мәңгелеккә килмәгән бит, Гомернең бар вакыты. Туры килә кайчакта Кияргә язмыш камыты. Кеше сүзенә карамый, Бары алга атларга. Үз юлыңны турыла, Карама син ятларга. Гайбәт сүзләр күңелеңне Беркайчан төшермәсен. Кешеләр сөйләми тормый, Аларны ишетмә син. Бары үз эшеңне уйла, Үз фикереңне булдыр. Бары шул вакытта гына Бар да үз урынына кайтыр.
Сылтамалар:
31
0