
8 нче көн. Син икәнсең
Шулай итеп, алда алтмыш көнләп вакыт бар. Артта калган көннәр пружинадай тыгызлап кысылган. Сызык кына калган, сызык кына... Аз да түгел кебек үзләре, ләкин күз ачып йомган арада үткән дә киткән. Болары да үтәчәк... Үтмә, зинһар, минем яшисем килә, дип учка кысып саклап булмый. Вакыт хәйләкәр ул. Елан кебек сиздерми генә шуып үтә дә китә. Тотарсың, бар, аның шома койрыгын! Алсинә көзге янына элеп куйган календарь янына килеп басты. Календарьдәге рәсемдә ике мәче баласы елмая. Икесе дә карга сыман кап-каралар, йоннары мамыктай күпергән, күзләре - яшел төймә. Саламнан үрелгән кәрзин эчендә бер-берсенә сыенып утыралар. Исәнме икән хәзер бу песикәйләр? Ике ай, алтмыш көн... Табиб биргән вакыт 23 августта тәмамлана икән. Плюс-минус көннәр дә булуы мөмкин... Алсинә көзгедәге сүрәтенә күз салды. Менә шул матур кыз салкын җир астына кереп ятсын ди инде. Бу озын толымнар кара туфрак, сары балчык белән күмеләчәк. Алсуланып торган йөз, балкып торган күзләр, ап-ак энҗе тешләр җирдән мәңгегә югалачак... Һич тә гадел түгел бу! Картаеп, ямьсезләнеп, үз вакытың җитеп үлсәң, үкенечле дә булмас иде. Ә болай... Кияүгә дә чыкмаган килеш, ир назын күрми, ана булу шатлыгының ни икәнен дә белми китеп бар, имеш... - Мин чынлап та үләргә тиешме? - дип сорады Алсинә көзгедәге шәүләсеннән. Көзгедәге моңсу карашлы кыз, әлбәттә, дәшмәде. Шулчак бер сынамыш исенә төште. Имеш, күңелеңнән сорау бирәсең дә, телевизор яки радио кабызасың. Анда нинди сүз әйтсәләр, җавап шул була имеш. Алсинә йөгереп барып телевизорны кабызды. Анда бөтен экранны тутырып алагаем зур фил атлап килә иде. "Филләр ифрат көчле һәм чыдам хайваннар. Үзләренә азык, су эзләп, алар эссе кояш астында комлы чүл буйлап көненә җитмеш-сиксән чакрым ара үтәргә мөмкин...." - диде ягымлы ир-ат тавышы. Алсинә иренен тешләп, өметсезләнеп баш чайкады: "Җитмеш-сиксән көн яшисем калган икән..."
31
0