
7 нче көн. Син икәнсең
Алсинә ялгыз яши. Яше кырыкта булса да, бер тапкыр да кияүгә чыкмаган карт кыз ул. Сафлыгы башта мактанычы, горурлыгы иде. Утыздан узгач, оятка әйләнә башлады. Шул яшьтәме?! Сазып утырдыңмы? Беркемгә кирәгең булмады?! Сөяркә булырга теләмәде, кияүгә чакырмадылар... Хәер, ник алдаша, чакырдылар. Мәңгелек ярым бул, дип кул сузучылар булды ла анысы, тик Алсинә теләгән кеше генә түгел... Япа-ялгыз карт кыз булып утырды да калды шулай... Менә хәзер шуңа сөенеп кайтып бара. Әле дә артыннан елап каласы бала-чагасы юк! Әле дә ялгыз! Ялгызлыкның да яхшы ягы булыр икән... Әзерләнүне нидән башларга? Әгәр ике ай гына калган икән, димәк ял сорап гариза язарга кирәктер. Ялдан соң эшкә чыгып булмастыр инде. Ләкин чир хакында беркемгә, берни әйтмәскә! Алсинә киоскта газет-журнал сата. Эше тыныч, рәхәт. Тик кышларын салкын. Киез итекләр, туннар киеп утырасы. Әле алай да суык энәле-бәсле теле белән сөягеңә кадәр ялый. Бәлки бу яман чир дә шул өшүләр аркасында килеп чыккандыр. Алсинә чираттагы ялын августта гына алырга тиеш иде. Ләкин болай да санаулы, кадерле көннәрен газет сатып үткәрмәс бит. Фаина белән алмашасы булыр инде. - Нигә ашыгасың? - диде бүлек башлыгы аның гаризасын күргәч. - Әле чиратың җитмәгән бит. - Әни авырый, - дип алдашты Алсинә. Үзе эчтән генә әрнеп уйлап куйды: "Чиратым җитмәсә дә алып китәләр шул... Мәңгелек ялга китәр өчен чират та, блат та кирәкми..." Анысы хак, әнисе дә авырый. Инде бишенче ел култык таяклары белән "җитәкләшеп" йөри. Баскычтан төшкәндә егылып, аягын сындырган иде, шуннан тәки рәтләнә алмыйча, аксап калды. Энесе белән килен тәрбиясендә Наратта яши. Алсинә исә ничә ел буе җиде-ят карчыкны тәрбияләде. Чөнки аңа үз куышы - фатир кирәк иде.
30
0