
8 нче көн. Син икәнсең
...Апрель ае иде ул. Аяз, якты көн. Җир инде карлардан арынган, сукмаклар ачылган. Ул елны яз иртәрәк тә килде бугай. Ак күлмәкле, ал галстуклы бер төркем мәктәп укучысы, шаулаша-гөрләшә олы тыкрык буйлап колхозның машина-трактор паркына менеп бара. Болар - вожатый Ландыш апалары җитәкләгән драмтүгәрәк әгъзалары. Язгы чәчүгә чыккан механизатор абыйларына концерт күрсәтергә барулары. Үзләре атлыйлар, үзләре концертта сөйлисе сүзләрен, шигырьләрен кабатлыйлар. Аяк өсте килеш репетеция үткәреп баралар шулай. Оныта-нитә калсалар, Ландыш апалары пышылдап торачак. Алсинәгә унбиш яшь. Ул инде пионер яшеннән чыккан, тик барыбер муенына ялкын кебек янып торган кызыл галстугын таккан. Барыгыз да бер төсле булырга тиеш, диде Ландыш апалары. Алай матуррак та, тантаналырак та, имеш. Алсинәнең тавышы көчле, яңгырап тора, шуңа күрә ул гел урысча җырлар гына башкара. Ә татарча җырлар өчен моң кирәк, йомшак, назлы тавыш кирәк. Аларның Саклыкка күчеп килүләренә әле бер генә ел. Моңа тикле күрше Ивановка авылында яшәделәр, Алсинәнең әтисе шунда агроном булып эшләде. Кыз урыс мәктәбендә укыды. Шуңа күрә урысча рәхәтләнеп, бөтенесе көнләшерлек итеп әйбәт сөйләшә. Һәм җырлый да! Менә концерт башлана. Тракторист, шофер абыйлар кайсы кайда чүгәләп тамаша карарга әзерләнә. Чыгыш ясаучы балалар өчен такталар тезеп, сәхнә сыман нәрсә ясап куйганнар. Бу клуб түгел, кешеләрнең эш урыны. Пионерлар ике рәт булып тезелеп басалар да, күкрәк киереп, иякләрен югары чөеп, ялкынлы чыгышларын башлыйлар: Кеше барсын булдыра, Җиргә байлык тудыра. Тир түгеп эшләгәннәр Кунактай яшәгәннәр! Хезмәт төбе – хәзинә! Эш сөйгәннәр сөенә, Рәхәтенә тиенә!
31
0