8 нче көн Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин

8 нче көн Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин

#әдәбимарафон2025 Йөзгә-йөз очрашу Бу сүз караңгы бүлмәдә коточкыч булып яңгырады. Ниндидер бер очлы нәрсә күзләрне чәнчеп киткәндәй булды. Ул сүз йөрәкләрне дерелдәтеп алды. Йоклап яткан, дөресрәге, аңын җуеп яткан Миша да урыныннан сикереп торды һәм: «Ах!» – дип, яралы иңбашын тотып, таш идәнгә ауды. Әйе, фашистлар! Без аларны сугышка кадәр үк белә идек. Фашистларның Испаниядә, Австриядә, Польшада бер гаепсез халыкны үтерүләре турында газеталардан, журналлардан укыганыбыз бар иде. Ә менә бүген без фашист белән йөзгә-йөз килеп, күзгә-күз карашып очраштык. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбиуллаХәсәнулыДәүләтшин #Яшәүбеләнүлемарасында #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы

Тэглар:

30

0