
8 нче көн #әдәбимарафон2025 Күңелем җылы тели
Яңа проект белән эшләнгән иркен бер бүлмәле фатир- да ялгыз ир кеше яшәгәнлеге әллә кайдан күренеп тора: тәрәзәләрдә пәрдәләр, йомшак мебельдә җәймәләр юк. Зур залда махсус корылма өстенә беркетелгән киң экранлы телевизор да йомшак мебель. Ә ярты залны ике тренажер, түбәгә эленгән бокс грушасы, идәндәге төрле зурлыктагы герләр, гантельләр биләп тора. Егет аяк киемен салмый гына идәндә тузып яткан кирәк- ярак аша атлап үтеп, бүлмә уртасына сумканы утыртты да, артыннан ияреп кереп, ишек төбендә кыюсыз торган кызга, күптән өйрәнгән кешесенә дәшкәндәй: – Хәзер нәрсә табабыз, шуны капкалыйбыз да – отбой.
Сылтамалар:
37
0