
Сигезенче көн XXXIII нче дөньякүләм #әдәбимарафон Миргазиян Юныс "Әсәрләр"
"Табу һәм югалту" повестыннан өзек Бәхет артына посып, Габдрахманны киләчәк хәсрәтләр, бәрелешләр дә көтеп, сагалап тора иде. Караяр тәрбиясе белән Мәскәү тәрбиясе арасында үзара аңлашу, юл бирешү, уртак тел табу мөмкинлеге юклыгын Габдрахман белми иде әле. «Мәскәү күз яшенә ышанмый», ди рус әйтеме. Караярда күз яшенә, аһ-зарга күнеккән һәм шуңа ышана торган кешеләр яши. Бу авылның тарихы аһ-зар белән, күз яшьләре белән, азатлык көрәшендә коелган кан тамчылары белән язылган..267 нче бит #ӘдәбиМарафон #ӘдәбиМарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #ТанДимнәшрияты #МиргазиянЮныс
36
0