
Равил Фәйзуллин "Казан алды"
8 нче көн #әдәбимарафон2025 Казан арты! Казан арты! Телдән төшмәгән яклар! Булгандыр бит Казан алды дип тә йөртелгән чаклар. Кала түгел, абзарның да була арты, ал ягы... Фасад ягына эленә һәр Ил-Йортның байрагы! Казан алды! Казан алды! Зөяле ул, Иделле! Шушы якларны камады яулар килеп иң элек. Идел күрке булган Казан — калаларның шанлысы. Агым булып ташып төшкән дулкыннарның канлысы. Дошман явы җир җимертеп аударгач төп капканы, Казан алдында коелган күпме асыл зат каны! #ТатарстанЯзучыларберлеге #РавилФәйзуллин #Казаналды #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
53
0