Әнкәйләрне, берүк рәнҗетмәгез!

Әнкәйләрне, берүк рәнҗетмәгез!

Әнкәйләрне, берүк, рәнҗетмәгез, Әрнетмәгез – сәбәп тапмагыз. Әнкәйләрнең нечкә күңелләрен Күз карасы төсле саклагыз! Беребез дә мәңгелеккә килми, Аларның да җаны бер тына… Әнкәйләрне ялгыз калдырмагыз, Тапшырмагыз картлар йортына! Нурлы, җырлы булмас әнкәгезне Сыйдырмаган фатир, йортыгыз. Әнкәйләрне, берүк, ташламагыз, Ана каргышыннан куркыгыз!

Тэглар:

56

0